23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Салымнарын түләделәр
Прокуратура "ярдәмгә килгәч", җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә "Нефтеавтоматика" тәҗрибә заводы" җәмгыяте дәүләткә булган салым бурычын тулысынча түләде. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелә торган салымнарга кагылышлы законнарның үтәлешен Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы 17 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре белән бергәләп тикшерделәр. РФ Салым кодексының 77 нче маддәсе нигезендә...
-
Бассейнда батып үлгән кызның инструкторы 16 яшьлек яшүсмер булган
Ул эшкә 13 ноябрь көнне генә урнашкан булган. Бассейнны тәҗрибәле инструктор булмау сәбәпле ябып торырга дип киңәш итсәләр дә, бассейн директоры моңа ризалык бирми. Озак та узмый анда фаҗига була. Хәтерләсәгез, 11 яшьлек укучы кыз дусты белән бассейнга килгән җиреннән исән кайтмады. Бу хәл Чаллыдагы "Афина" бассейнында булды. Берара дус...
-
“Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләр тапшыру тантанасына көтеп калабыз
Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Аңа бүген йомгак ясалды. Шулай итеп, бәйгегә беренче булып үз фотосын җибәргән һәм тавыш бирү дәверендә һәрвакыт диярлек беренчелектә барган Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 1328 тавыш белән беренче урынга чыкты. Бөгелмә кызы Алина Гафорова 1016 тавыш...
-
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров бөгелмәлеләр белән очрашты
"Бердәм Россия " партиясенең 15 еллыгы уңаеннан, Бөгелмәдә депутатлар 21 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итә (кабул итү графигы газетабызда, саитта басылды). "Бердәм Россия " партиясенең Россия Федерациясе Федераль җыенының 7 чакырылыш Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы һәм җирле депутатлар 10 көн дәвамында техника йортында халык белән...
-
Германия кияве
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 ноябрь көнне Россия белән Германия гражданиннары арасында никах рәсмиләштерелде. Анна белән Мартин Хандлосер үзара инглиз телендә аралашалар. Ләкин Анна инде немец телен үзләштерә башлаган, Мартин да рус телен өйрәнә. Яшь пар тормыш итәргә Германиягә күчәргә ниятли.
-
Акча бирүне туктатыгыз, дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга
Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга. Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар. "Мәктәп укытучылары, балалар...
-
Экстремизм һәм террорчылыкка каршы - белем белән
19 ноябрь көнне Бөгелмәдә "Имамнарны террорчылык җинаяте кылып, җәза срогы үтүчеләр белән эш итәргә өйрәтү" курслары ачылды. Бу - республикакүләм оештырылган чара. Шушындый ук курслар Азнакай, Кукмара, Чистай һәм Чаллы шәһәрләрендә дә үткәрелә. Аны ТР Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе оештырган. Әлеге курсларда катнашу өчен Бөгелмәгә Лениногорск, Баулы имамнары да килгән...
-
Фирдүс Тямаевның концертына билет уйнатабыз: бәхетеңне сынап кара
3 декабрь көнне шәһәребезнең Техника йорты залында татар эстрадасының якты йолдызы Фирдүс Тямаев концерты узачак. Без "ВКонтакте" төркемендә шушы концертка ике билет һәм артистның автографы куелган афиша уйната башлыйбыз. Моның өчен сезгә бары тик безнең белән "ВКонтакте"да дус булырга, конкурс турындагы язманы үзегезгә репост ясарга һәм комментарийларда тәртип номерыгызны язырга...
-
Җиңүчебез билгеле!!! Ул – Гүзәл Сөбханова!!!
Без Гүзәлне Эдуард Гафиятуллинның 25 ноябрь көнне булачак "Әниләргә - мәдхия" дип аталган концертына ике билет отуы белән котлыйбыз. Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә (vk.com/id378693978) Бөгелмәбезнең яраткан җырчысы, моңлы сандугачы һәм "просто" шәп кеше Эдуард Гафиятуллинның концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 18 кеше катнашты. Кичә әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Очраклы...
-
Югары уку йортларына керү принцибы үзгәрәчәк
Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади совет утырышында сүз барды. Президент Рөстәм Миңнеханов вузларга абитуриентларны җыю системасын яңабаштан карарга тәкъдим итте. Укырга кабул иткәндә белем бирү оешмасының куәтенә түгел, ә предприятиеләрнең кадрларга ихтыяҗы исәпкә алынырга тиеш.
-
IT-өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы билгеле
Татарстанда 1629 IT-компания бар. Аларда уртача хезмәт хакы 37 мең сумны тәшкил итә. Бу юнәлештәге белгечләрне 12 югары уку йортында, 22 техникумда һәм көллияттә әзерлиләр. Аларны тәмамлаган студентларның барысы да диярлек эшкә бик тиз урнаша ала.
-
Үч итеп картларның өен яндырганнар
Татарстанда ике пенсионер яшәгән йортка ут төрттеләр. Өлкәннәр икесе дә төтенгә тончыгып җан-тәслим кылган. Бу хәл Яшел Үзәндә була. Казаннан килгән ике үсмер ике ир яшәгән йортка аларга үч итеп ут төртә. Фаразларга караганда, алар үсмерләрне кунарга кертмәгән булганнар. Өлкән ут төртүче тоткарланган. Аңа 17 яшь. Икенче малайга 13 яшь....